ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 0 тапкыр,  ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 1 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.


24
апрель, 2015 ел
җомга

2015 елның 24 нче апрелендә 11 сәгать 56 минутта Казанда китереп бәйләнгән йөзмә кран янганы турында хәбәр килде. Көймәдә төзәтү эшләре барган иде. Эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта нәрсәдер шартлады. Янгын килеп чыкты. 4 автоцистерна һәм 1 автобаскыч килеп җиткәндә йөзмә кранда 40 кв. метрлык мәйданда май януы билгеләнде. Янгынны бөтенләй 12 сәгать 46 минутта сүндерделәр.

Бүген Казанда суга сикерү буенча зур халыкара FINA Дөнья сериясе ярышларының тантаналы ачышы үтәчәк. Бу быел июльдә башлана торган спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының тест ярышлары дип исәпләнә. Халыкара турнирның катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максаты белән  Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ көчләре һәм чаралары тартылган. Дөнья сериясе апрельнең 24 нән 26 на кадарь үтәчәк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция һәм охшатып эшләү үзәге бинасында күрсәтмә дәртләнеп үтте. Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый афәт нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Федерациясе Министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-полковнигы Александра Чуприян, Россия ГТХМ ның Кичектергесез психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Шойгу, Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, Россия Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутатлары Ирина Белых һәм Әлфия Когогина, шулай да Россия һәм Татарстан Республикасының башка идарәчелекләренең вәкилләре кунак булды.

“Имин шәһәр” дигән техник чараларының аппарат-программа комплексы системаларын эшләтү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча Ведомствоара хөкүмәт комиссиясе эше нигезендә барлык Россия федераль министрлыкларының һәм идарәчелекләренең җитәкче урынбасарларыннан торган делегация эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районының Бердәм дежур диспетчер хезмәтенә килгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

23 апрельдә сәгать 10 да Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция һәм охшатып эшләү үзәгендә халыкны беренче ярдәм күрсәтүгә һәм психологик ярдәм күрсәтүгә өйрәтү буенча проект күрсәтмәсе булачак. Күрсәтмәдә Россия ГТХМ ның Кичектергесез психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Сергеевна Шойгу һәм кызыксынган идарәчелекләрнең (Россия ГТХМ, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ Спорт министрлыгы, РФ Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы) вәкилләре катнаша.

Казанда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләр идарәсе үзәге бинасында “Имин шәһәр” дигән техник чараларының аппарат-программа комплексы системаларын эшләтү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр буенча Ведомствоара хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы үтте. Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары рәислегендә үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә – 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 0 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International