Казанда йөзмә кранда янгынны сүндерделәр

2015 елның 24 апреле, җомга

2015 елның 24 нче апрелендә 11 сәгать 56 минутта Казанда китереп бәйләнгән йөзмә кран янганы турында хәбәр килде. Көймәдә төзәтү эшләре барган иде. Эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта нәрсәдер шартлады. Янгын килеп чыкты. 4 автоцистерна һәм 1 автобаскыч килеп җиткәндә йөзмә кранда 40 кв. метрлык мәйданда май януы билгеләнде. Янгынны бөтенләй 12 сәгать 46 минутта сүндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International