126 нчы Казан лицее укучылары бүген кызык экскурсиядә катнаштылар. Алар Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булган. Яшь кунакларга заманча техниканы, оператив кизү сменасы тәүлек буе эш итә торган ситуацион залны, спорт манежын күрсәттеләр. Моннан соң укучылар Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Спорт даны залында янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның спорт казанышлары тарихы белән таныштылар.