Казанда ПСЧ-7 базасында Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең газ һәм төтен саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары тәмамланган. Төп приз өчен көрәштә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте шәһәр гарнизоннарының 15 янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрен вәкил итә торган иң яхшы республика төркемнәре катнашкан.
Күп гөмбә – күп гөмбә җыючы. Гадәттәгечә көз вакытында гөмбә сезоны башыннан ГТХМ хезмәткәрләре өчен эзләү эшләре сезоны башлана. Узган атна эчендә генә республика коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре югалган гөмбә җыючыларны эзләргә ун тапкыр чыкканнар. Бәхеткә каршы, барлык югалганнар табылган. Аларның арасында бала да булган.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1. 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Яра Чаллы шәһәре Советлар Союзы Герое Никита Кайманов ис. 47 нче мәктәбенең 37 кадетына Мәскәү шәһәрендә Русия ГТХМ ГПС Академиясендә присяга кабул итү тантанасында булырга уңай туры килгән. Бу сәяхәтне балалар өчен 15 нче отряд җитәкчелеге балаларга патриотик тәрбия бирү, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрен популяр итү һәм абруен арттыру максаты белән оештырган.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 0, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 2.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 21 нче сентябрьдә – төнлә томан, көндез көчле яңгыр һәм 15-17 м/с кадәр җил исү (Казанда 15 м/с кадәр);
- 22 нче сентябрьдә – төнлә һәм иртән көчле яңгыр (Казанда да), тәүлек буе яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с кадәр көчле җил (Казанда 17 м/с кадәр).
Яр Чаллы янгын сүндерү хезмәте гарнизонының хезмәткәрләре тантаналы рәвештә ике ГТХМ офицерны эчке хезмәт майоры 54 нче бүлек башлыгы Марсель Зәгыйдуллинны һәм эчке хезмәт подполковнигы янгын сүндерү хезмәте кизү сменасы башлыгының ярдәмчесе Евгений Ермолаевны пенсиягә озатканнар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 5. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4. 1 кеше һәлак булган.
17 нче сентябрьдә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ бүлекләренең хезмәткәрләре Гайшә Коткаручы Гыйбадәтханәсе Кафедраль Соборында “Неопалимая Купина” Изге Анасы иконасы алдында рәхмәт молебенында катнашканнар. Бу чара видеоконференция элемтә режимында тапшырылган.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 4, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 10 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 4, коры печән – 1, төрле милек формалары – 3.