2016 елның 9 ае эчендә республикада 2 439 янгын булган, анда 92 кеше һәлак булган, 198 кеше төрле авырлыкта яраланган. Янгыннарның төп сәбәпләре ут белән саксыз эшләү, электр җиһазларны һәм өйдәге электр әсбапларны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү, җылыткыч мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү булган.
- мичне кулланган вакытларда төтен юлын өч айга бер тапкырдан кимрәк түгел чистартып торырга кирәк;
- газ җиһазын кабынган килеш күзәтүсез калдырмагыз. Һичкайчан ватылган газ җиһазын кулланмагыз һәм аны куллану таләпләрен үтәп торыгыз;
- электр чыбыкларын дөрес куймау шулай ук бәла китереп чыгарырга мөмкин;
- балаларны өйдә ялгыз калдырмагыз.