Васильево авылында ПСЧ-153 янгын сүндерүчеләре чокырдан көчекне коткарганнар

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Ташланган коега төшеп киткән эт турында чакыру “01” хезмәтенә Васильево авылының бер торак йортта торучылардан килгән. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр җиңел генә шунда төшеп, дүрт аяклы зыян күрүчене азатлыкка чыгарганнар. ПСЧ-153 каравыл башлыгы Сергей Сальев әйткәнчә, ике метрга якын тирәнлектәге чокырга көчек кенә түгел, ә бала да төшеп китә алган. Янгын сүндерүчеләр чокырны такталар белән каплаган һәм торак-коммуналь хуҗалык эшчеләренә чокырны капкач белән ябырга сорау белән мөрәҗәгать иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International