ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан –  3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 6 нчы мартында 20.30 да Югары Ослан авылыннан 400 метр арада Идел елгасында боз астына автомобиль төшеп китү турында хәбәр килгән. КИА Спектра җиңел автомобиле билгеләнмәгән урында бозга чыккан һәм хәрәкәте буенча алдагы тәгәрмәчләре белән җылуга кереп төртелгән. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Йөртүче качкан. Вакыйга урынына Югары Ослан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары чыккан.

Идел елгасында Яшел Үзән һәм Карамалы Тау торак пунктлары арасында боз кичүнең техник тикшерүе нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәгенең инспекторлары 2017 елның 6 нчы мартыннан 2,5 тоннадан артык авырлыгы булган автомобилләр өчен боз юлы буенча йөрүне чикләргә карар иткән. Чикләү 9 мартка сәгать иртәнге 9 га кадәр дәвам итәчәк, аннан соң биредәге кичү автотранспорт йөрүе өчен бөтенләй ябылачак.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан –  1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


5
март, 2017 ел
якшәмбе

ГИМС хезмәткәрләре Аракчино һәм Югары Ослан торак пунктлары арасындагы боз кичүнең техник тикшерүен үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча бу Идел елгасы аша уза торган боз кичүне 7 мартта сәгать 0.00 дән ябу карар ителгән. Бу карар урта тәүлек температура күтәрелү, бозның структурасы үзгәрелү һәм аның ныклыгы кимүе, шулай да боз кичүдә эрегән су барлыкка килү белән бәйле.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан –  4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.


3
март, 2017 ел
җомга

Русия ГТХМ Министры Кубогына Бөтенрусия ярышлары һәм Гамәли янгын сүндерү спорт буенча ВДПО Кубогына Русия беренчелеге Рязань өлкәсе буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерү һәм коткару спортының кышкы манежында үткән. Гомуми төркем нәтиҗә буенча беренче урынны Мәскәү өлкәсе спортчылары алган. Татарстан гамәлчеләре хөрмәт пьедесталының икенче баскычына менгән һәм Хант-Манси автономияле округының төркеме өченче нәтиҗә күрсәткән.

Алексеевск районы, Алексеевское ш. т. п. үзәк мәйданында “2017 елда автомобиль транспортта гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең иң яхшы төркеме” исеменә республика ярышларының ахыргы этабы үткән. Ярышларда республика бүлекләренең 11 иң яхшы төркеме катнашкан. Тантаналы ачылуны ярышларның төп хәкиме - Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Янгын сүндерүен оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев үткәргән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төркеме Яшел Үзәннән Алексеевск шәһәренә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча республика ярышларына барган. Әмма Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә юлда күзләре алдында килеп чыккан диярлек чын юл-транспорт һәлакәтендә үзләренең профессиональ осталыгын күрсәтергә туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International