ГИМС хезмәткәрләре Аракчино һәм Югары Ослан торак пунктлары арасындагы боз кичүнең техник тикшерүен үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча бу Идел елгасы аша уза торган боз кичүне 7 мартта сәгать 0.00 дән ябу карар ителгән. Бу карар урта тәүлек температура күтәрелү, бозның структурасы үзгәрелү һәм аның ныклыгы кимүе, шулай да боз кичүдә эрегән су барлыкка килү белән бәйле.