Рәттән өч тәүлек - 11, 12 һәм 13 нче майда - Россия ГТХМ Идел Буе региональ эзләү-коткару отряды филиаллары -Казан һәм Яр Чаллы эзләү-коткару отряды коткаручылары- шулай ук аларның ЗПСО№2 ПСС һәм ПСО УГЗ Казан шәһәре башкарма комитетында, Түбән Новгород өлкәсендәге Саров шәhәрендә һәм Удмурт республикасында эшләүче хезмәттәшләре бергәләп зур күләмле махсус тактик өйрәнүләр үткәрәчәкләр. Алар БМО раслаган халыкара коткару операцияларын уздыру стандартлары нигезендә, эзләү-коткару эшләрен үткәрәләр.Коткаручылар һәм эзләү-коткару кинологик төркемнәре укыту-методик җыелуының практик өлешендә 50 дән артык коткаручылар җәлеп ителгән. Беренче тапкыр өйрәнүләрдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасына кермәгән авария-коткару берләшмәләренең профессиональ коткаручылары да катнашачаклар.
Өйрәнүләр Казанның бер ташландык предприятиесының җимерелгән корылмалары урынында үткәреләчәк. Бу җимереклекләр - эре гадәттән тыш хәлләрне (җир тетрәү яки башка масштаблы ишелү кебек) бетерү буенча өйрәнүләр үткәрү өчен идеаль урын. Өстәвенә, коткаручылар INSARAG халыкара стандартлары нигезендә эзләү-коткару эшләрен алып бару мөмкинлеге барлыкка килде .
Белешмә өчен: INSARAG — бу җимерелгән биналарда махсус эзләү-коткару операцияләрендә катнашучы илләр hәм оешмалар, шулай ук тәбигый афәтләргә еш очраган илләр берләшмәсе. INSARAG 1988 елда Әрмәнстанда җир тәтрәү вакытында катнашкан халыкара эзләү-коткару отрядлары инициативасы буенча 1991 елда төзелгән. Зур масштаблы һәлакәт районнарында гомуми координациясез һәм бердәм методиканы кулланмыйча эзләү-коткару эшләрен алып баруның мөмкинлеге юк икәне аңлашылды.
Әйрәнүләр риваяте буенча тоташ җимерелү зонасы барлыкка килде, корбаннар бар. Эзләү-коткару һәм авария хезмәте житәкчеләре эшкә керештеләр. Алдан мәгълүмат буеча җимерекләр астында һәм якын тирәдә 20дән алып 50гә кадәр кеше зыян күргән.
КПСО коткаручылары оператив штаб оештырдылар , шулай ук Идел Буе регионының берләшкән төркемнең штабына вәкилләрен бирделәр. КПСО ЦУКС белән эшчәнлеген координацияләү буенча эшкә кереште.
Өйрәнүләрдә катнашучыларның бурычлары шундый иде : барлык отрядларның мөмкинлекләрен бәяләү, авария-коткару hәм җимерелүлек астында калган кешеләрне табу өчен яңа җиhазларны кулланып, кинологик, визуаль һәм акустик эзләнү эшләрен үткәрү; тыш хәлләр зонасыннан hәм югары катлы биек биналардан эвакуация ; беренче ярдәм күрсәтү; гадәттән тыш хәлләр зонасыннан зыян күрүчеләрне транспортлау; вертолет мәйданчыгын оештыру; зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү; массакүләм мәгълүмат вәкилләре белән эш; химик-агулы матдәләр агып чыгу нәтиҗәсен бетерү буенча эш ; яну учакларыны сүндерү, гуманитар ярдәм.
Гадәттән тыш хәл урынында КПСО берләшкән төркеменең кыр база лагере, штаб, элемтә узелы һәм госпиталь оештылрыла. Һәр коткаручы инструктаж ала. Эзләү-коткару эшләрен үткәрүе планы һәм эшче сменалар графигы эзерләнә.
- Шушы полигонда INCARAG халыкара стандартларына якынлашкан эре гадәттән тыш халләр вакытында коткару эшләрен алып бару методикасы дәресләре үткәрелә – дип аңлатты Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отряды башлыгының урынбасары Вадим Глушков. – Биредә без Казан, Яр Чаллы, Ижевск, Саров авария-коткару хезмәтләренең вәкилләрен җыйдык. Тәҗрибә уртаклашу бара. Коткаручылар, беренче чиратта, эшләргә өйрәнә, башка бүлекчәләр ничек эшләгәнен карыйлар, чөнки әзерлек дәрәҗәсе бар җирдә дә төрле.
Беренче этапта коткаручылар җимерелгән биналарны визуаль рәвештә карап чыгып, зыян күргәннәрне эзлиләр hәм эвакуация эшләрен алып баралар. Берникадәр вакыттан соң планлаштырылган сценарий буенча барлык зыян күргәннәр табылган һәм ГТХ зонасыннын коткарылган. Нәтиҗәләр турында даими докладлар бирелә.
Коткару эшләре өч тәүлек дәвамында өч сменада оештырыла. Моның өчен яхшы тактик эзерлек hәм физик чыдамлылык кирәк
Төнлә коткаручылар барлык эшләрне туктатып 5 минут тынлык игълан итәләр. Бу җимерелүлек астында калган кешеләрнең тавышларын ишетү өчен эшләнә.
Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отрядының башлы Игорь Кацюруба сүзләренә караганда КПСО кайбер шартларны үтәгәч, INSARAG системасы дәрәҗәсендә урта типтагы отряды исемен алыу мөмкинлегенә ия .
- Кайбер тактик җитешсезлекләр булды, аларны без җентекләп карап чыгабыз һәм бетерергә тырышачакбыз. Ләкин өйрәнүләр безнең отряд эзләү-коткару эшләрен халыкара стандартлар дәрәҗәсендә башкарырга сәләтле икәнлеген күрсәтте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Бүген иртән, Баулы районының Алексеевка авылында, Совет урамында шәхси йортта янгын чыкты. Янгын чыгуын белдерү җайланмасы эшли башлагач , элеге йортта яшәүчеләр вакытында чыгып китәргә өлгерделәр. Бу автоматик җайланма узган елда элеге күп балалы гаилә йортына Президент программасы буенча урнаштырылган иде.
Янгын сәгать 9.33да башланды. Бу вакытта өйдә 1989 елгы хуҗабикә hәм 7 яшьлек бала йоклап ятканнар.Ире иртән эшкә, ә ике өлкән балалары – мәктәпкә киткән булганнар.
Хатын-кыз сигнализацияның көчле тавышын ишетеп уянган.Әнисе улына урамга тәрәзә аша чыгарга булышкан, ә үзе ишектән веранда аша ( янгын башланган урыннан) чыккан. Нәтиҗәдә хатын-кызның тәне янгыннан җәрәхәтләнгән. Ул хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә. Бала уттан зыян күрмәгән.
Янгынның мәйданы 36 кв. м тәшкил иткән . Агач йорт һәм йорт алды корылмалары уттан зыян күргән. Якынча янгынның сәбәбе –тәмәке тарту вакытында саксызлык.
Барлыгы Баулы районында шундый янгын чыгуын белдерү автоматик җайланмалар белән 26 күп балалы гаилә йортлары җиһазландырылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.
2009 елдан башлап Казан хатын-кызлары WindRose мотоберләшмәсе һәм Казан мотоцикл йөртүчеләре әлеге акцияне юл-транспорт hәләкәтләре санын киметү максаты белән ике тәгәрмәчле юл хәрәкәтендә катнашучы техникага игътибарны җәлеп итү өчен оештыралар .
Акциядә катнашучылар өчен иң мөһиме – гомуми файдалану юлларына чыккан барлык кешеләргә дә гади юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турындагы мәгълүматны җиткерү.
Акция ТР ЮХИДИ ярдәмендә узачак. Бу акцияда Казан мотоцикл йөртүчеләре генә түгел , ә ТР буенча Эшке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәте мотобатальоны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның һәм " Ашыгыч ярдәм “ хезмәтенең җиһазландырылган мотоцикллары катнашачак.
Шулай ук шәhәрнең барлык электрон таблолары акцияга кушылылар hәм юлларда мотоцикл йөртүче пәйда булганын искәртәләр.
Барлык битараф булмаган мотоцикл йөртүчеләрне акциядә катнашырга чакырабыз. Килгән һәрбер кеше “Ашыгыч ярдәм “ һәм ГТХМ мотоциклларының ничек җиhазлануы белән танышырга , гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мотобатальонының күрсәтмә янгын сүндерүен күрергә мөмкин.
"Игътибар , мотоцикл йөртүче!" акциясы 2017 елның 13 маенда үткәрелә. Катнашучыларның очрашу урыны - "Казан" гаилә Үзәге янында сәгать 12:00дә.
Иңтөпбәйрәм– БөекҖиңүКөнен Яшел Үзәнянгынсүндерү-коткару гарнизоныхезмәткәрләреистә калдырырлык итеп билгеләп үттеләр. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре, барлык шәhәр чараларында актив катнашучы буларак, быел "Җырчы май” ачык конкурсында чыгыш ясадылар, бәйрәм маршында һәм "Үлемсез полк" акциясендә катнаштылар , үз ветераннарын котладылар.
Бәйрәм башланганчы зур эш башкарылды. Отряд хезмәткәрләре үзләренең ветераннары янына бардылар. Инде арабызда юкларның каберлекләренә рейдлар өештырдылар. 9 Май алдыннан ТР буенча 8-ОФПС бүлекчәләренең җыелма хоры Яшел Үзән хор коллективлары арасында "Җырчы май” ачык шәһәр конкурсы финалының чын бизәге булды . Конкурс программасы ахырында алар барлык балалар хор коллективлары белән бергә тамашачылар залының алкышларына күмелеп "Җиңү Көне" хитын башкардылар.
Ә 9 майда, традиция буенча, 8 - нче янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре хәрби Парадта катнаштылар. Иң мөһим бәйрәм тантаналары Яшел Үзән "Авангард"стадионында уздырылды. Театральләштерелгән тамаша авыр вакыт - Бөек Ватан сугышын искә төшерде. Ә яшь артистлар чыгышыннын соң тантаналы хәрби марш башланды. Мәйданнан 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләренең ике парад расчеты узды. “Халык Хәтере” бәйрәменең дәвамында Җиңү Паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәчәкләр салынды. Веноклар һәм чәчәкләр салу өчен янгын сүндерүчеләр гаиләләре белән килделәр , күбесе – Бөек Ватан сугышында катнашучы ата-бабаларының портретлары белән. Истәлекле "Үлемсез полк" акциясендә катнашу - бу сугышта һәлак булганнарны хәтерләп искә алу, һәм өлкән буын вәкилләренә рәхмәт белдерү.Һәм, мөгаен, нәкъ менә шул бердәмлектә бу Бөек , иң зур бәйрәмнең бөтен буыннар өчен төп мәгънәсе чагыла.
Резеда Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча8 нче ФПС отрядының матбугат хезмәте
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 3 янгын.
9 май 10.00да Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгына багышланган тантана Казан гарнизонының шәхси составы гаскәрләренең төзелешеннән башланды. Аннары хәрби парад булды. Матур традицияне дәвам итеп, Бөек Ватан сугышы елларындагы Кызыл Армия сугышчылыры формасында колонналар уздылар. ГТХМ парад расчетын Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең байрак төркеме җитәкләде.
Кремль диварлары янында Казан гарнизонының хәрби частьләре, полиция хезмәткәрләре, Милли гвардия , эчке гаскәрләр , җәзаларны үтәү Баш идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы частьләре , кадетлар, югары уку йортларының хәрби кафедра студентлары , шулай ук сугышчы – әфганчылар һәм башка локаль сугышларда һәм конфликтларда катнашучылар колонналары тезелде. Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Казан гарнизоны хәрбиләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән, шәхсән үз исеменнән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Парад сафында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре , янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, гражданнар оборонасы гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре - кыскасы, тәүлек дәвамында халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча үзенең бурычын башкарган барлык кешеләр уздылар.
Аннары, бердәм сафта , Россия ГТХМ буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең, коткаручыларның hәм хәрбиләрнең колоннасы узды. Бу аеруча тырышлык күрсәткән офицерлар һәм кече начсостав. Парадта катнашучыларның күбесе дәүләт һәм ведомстводан бүләкләнгән, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Россия Федерациясенең башка субъектларынды гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә берничә тапкыр катнашкан.
Шулай ук, Меңьеллык мәйданыннан 14 берәмлек хәрби техника узды.
Узган еллар күркәм автомобильлары сафында 1957 елда чыгарылган ГАЗ-51А янгын сүндерү машинасы үзенең лаеклы урынын алды . Әлеге раритет Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең каршында “сугышчан сафта” пьедесталда тора.
Бәйрәм көне күп кенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен Бөтенроссия "Үлемсез полк"акциясендә катнашу белән дәвам итте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.
Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактик рейды белән шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урыны - "Имәнлек" урманяны парк зонасына тикшерү белән чыктылар. Мөмкин кадәрле зур территорияне карап чыгу өчен алар җәяү генә түгел, ә янгын сүндерү квадроциклында да йөределәр.
Дөрес, һава салкын булганы өчен, кешеләргә тулысынча , учаклар ягып, шашлыклар пешереп ял итеп булмады. Шуңа күрә урманада учак яндыру өчен берәүгә дә штраф салу туры килмәде . Урманяны парк зонасында скандинавча йөрү белән шөгыльләнүче актив пенсионерлар hәм балалы гаиләләр гына очрадылар. Казан шәһәре идел Буе районының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре алар белән профилактик әңгәмәсе уздырдылар , шулай ук тематик белешмәлекләрне тараттылар.
Ике меңнән дүрт мең сумга кадәр - мондый штрафны махсус янгынга каршы режимны бозычуларга түләргә туры киләчәк . Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә барлык күпләп ял итү урыннары гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең аерым контролендә.