Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр начарлану турында кисәтү

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Кадерле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматы буенча 30 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: 15-20 м/с кадәр (Казанда 18 м/с кадәр) исүләр белән көчле көньяк-көнбатыш җил, яшенле яңгырлар, көчле яңгырлар (Казанда – төнлә һәм иртән).

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Урамда булганда һава торышы бозылган очракта электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама һәм витрина щитлары янында булмаска тырышыгыз, шулай да йорт кәрнизләре, реклама стендлары һәм сузылмаларыннан читтәрәк торырга, нык булмаган япмалар һәм черегән агач кәүсәләре янында тормаска тәкъдим ителә. Җил исү очракларында яраланмас һәм имгәнмәс өчен бина керүенә яисә идән астына кереп качырга кирәк.

Табигатьтә булганда җил көчләнүен сизсәгез, урманда яисә сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Явым-төшем вакытында:

- урамда булганда сак булыгыз, һавадагы электр тапшыру линияләрнең бөтенлегенә игътибар итегез;

- ишегалдыгызда ватылучан төзелешләрне ныгытыгыз, аларның җимерелүе кешеләрне яралатырга мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка агызу системаларын яңгыр агымын читкә юнәлдерүгә әзерләү буенча чаралар күрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International