Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2017 елның 26 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  6  тапкыр, ялган чакырулар буенча 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.  Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында  – 2 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре:   электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3  тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  ДТПга – 2 тапкыр, эзләү эшенә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

25.05.2017 ел 13.08 Түбән Кама шәһәре, Химик проспекты, 54 нче йорт, фатир.

Биш катлы кирпеч торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1938 елгы хатын-кызны коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International