2017 елда 13 сентябрьдә 11 сәгать 34 минутта югары кан басымы кичерә торган 64 яшьлек ир-ат Олы Мәтәскә т. п. янында Ленин участок урманчылыгының урманында югалганы турында хәбәр килгән. Эзләү урынына Теләче районы буенча ЭЭМ бүлегенең хезмәткәрләре, эзләү-коткару хезмәтенең 4 нче отрядының (Шәмәрдән) коткаручылары, Яшел Үзән урманчылыгының участковый урманчысы, Теләче үзәк район хастаханәсенең табиблар бригадасы чыккан.
Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең “Актүбә” аерым постының хәрби төркеме килгәндә бүлмә эчендә идәндә ята торган ир-ат табылган. Аның аягын түшәмнең агач капламасы кыскан иде. Табиблар 1961 елгы ир-атка беренче ярдәм күрсәткән. Янгын сүндерүчеләр зыян күрүчене өем астыннан чыгарып, ашыгыч ярдәм каретасына тапшырганнар. Ир-атны Азнакай үзәк район хастаханәсенә яткырдылар.
2017 елда 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең бинасында Конфедерацияләр Кубогын үткәргән вакытта ЦУКС ның оператив кизү сменасы составында кизү торган 30 ирекле студентка рәхмәт һәм тәкъдим хатлары бирелгән. Иреклеләрнең бурычларына чит ил гражданнардан килә торган хәбәрләрне, республика кунаклары өчен ашыгыч кисәтүләрне тәрҗемә итүе, ашагыч хезмәтләрнең хезмәткәрләре өчен чит телләрдә сөйләүлекне төзү кергән иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 4 янгын.
2018 ел Дөнья футбол чемпионатының матчларында имнлек тәэмин итү чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә үзәк аппаратның һәм баш идарәнең карамагындагы учреждениеләренең хезмәткәрләре өчен чемпионат матчларын Казанда үткәргән вакытта эшләтелгән объектларны тикшерү буенча дәресләр үткәрелә. Баш идарә хезмәткәрләренең төркем күнегүләре график буенча үткәрелә. Шулай да башка ашыгыч хезмәтләр белән бергән эшләү сораулары эшкәртелә.
2017 елда 11 сентябрьдә 18 сәгать 33 минутта ике ир-ат һәм бер хатын-кыз урманда адашканнары турында хәбәр килде. Гөмбәчеләрне эзләргә Яшел Үзән урман хуҗалыгының участковый урманчысы, янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 отрядының оператив төркеме, Казан эзләү-коткару отрядының коткаручылары, Яшел Үзән районы буенча Русия ОМВД төркеме чыккан. 21 сәгать 12 минутта адашканнарны 8 нче отрядның хезмәткәрләре тапкан, аларга медицина ярдәме кирәк булмаган. Аларны өйгә китерделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылган.
Үткән ял көнендә Җиңү паркында “Балалар – безнең киләчәгебез!” бәйрәме үтте. Аны “Уфанет” АҖ Казан филиалы оештырган. Русия гражданнар оборонасының 85 еллыгы алдыннан “Көч, батырлык, намус!” мәйданчыгында балаларны ГТХМ ның техникасы һәм хезмәткәрләре көткән. Барлык махсус техниканы күргәзмә үрнәкләрен кебек карап та, көчле автомобильләрнең эчендә утырып, үзләрен ярдәмгә ашыккан коткаручы булып хис итеп тә булды.
Гөмбә һәм җиләк сезоны башыннан халык урманга ашыга. Полициянең дә, янгын сүндерүчеләрнең дә, коткаручыларның да эше күбәеп китте. Тирә-якларны белмәгәнгә күрә урманда адашканнарны эзләргә ешрак чыгарга туры килә. Соңгы атна эчендә генә ашыгыч хезмәтләре 20 дән артык тапкыр урманда адашканнарның ярдәменә чыккан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча 5 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.