Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Транспорт чарада – 1 янгын, шәхси йортта – 1 янгын.
Соңгы 8 ел эчендә Татарстанның баш идарәсе Русия ГТХМ ның 85 территориячел органнары арасында өченче тапкыр иң яхшы булып таныла. Русия Федерациясенең субъектларында Русия ГТХМ Баш идарәләренең берсе дә мондый хөрмәтләнүгә лаек булмаган иде. “Иң яхшы Русия ГТХМ Баш идарәсе” күчмә вымпелын тантаналы бүләкләве 4 декабрьдә Мәскәүдә иминлек һәм кешеләрне коткару темасы буенча “Кыюлык йолдызнамәсе” IX Бөтенрусия фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү вакытында үтәчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Күпфатирлы йортларда – 1 янгын, гаражда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын.
Бу сүзләрне Идел буе федераль округының “Иң яхшы кинологы” Святослав Яковлев турыдан-туры әйтте. Быел Казан эзләү-коткару отрядының коткаручысы “Кыюлык йөлдызнамәсе” Русия ГТХМ Бөтенрусия фестиваленең региональ этабының җиңүчесе булды. Шулай да ул Татарстан Республикасының беренчелегендә спорт туризмы буенча 2 нче урынны алды, микс классында курсинг буенча ярышларда җиңде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге тагын тиешле югарылыкта булган! Яр Чаллы инспекторлык бүлекчәсенең кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Зиннур Мостафин “Иң яхшы ГИМС инспекторы” исемендә приз алучылар санына кергән. 7 ел буе Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ның Кече суднолар дәүләт инспекциясе Идел буе федераль округы буенча 1 нче урынны ала, шул исәптән 2010 елда Русия Федерациясе буенча 1 нче урын булган иде.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә 2017 елның 3 нче чиреге эчендә хокук куллану практикасын йомгаклау һәм анализлау нәтиҗәләрен карап тикшерүе, дәүләт контроле органының мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча кулланма турында ачык фикер алышу үтте. Очрашуда җәмәгый оешмаларның вәкилләре, кәсәбәче хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президентының вәкиле, Казан шәһәре Кече һәм урта бизнес кәсәбәчеләренең һөнәри берләшмәсенең рәисе, белем бирү йортларының вәкилләре катнашты.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, гаражда – 1 янгын.
Өлкәннәргә һәм балаларга янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерергә, “01 хезмәте” сорауларына игътибар тартырга – шундый максатлар белән Яшел Үзән шәһәренең 32 нчы “Әкият” балалар бакчасында янгынга каршы тема буенча иҗади конкурс үткәрделәр. Шул ук вакытта балалар йортының укучыларын да, аларның ата-аналарын да конкурста катнашуга чакырдылар.
Көчле җил, юеш кар буларак явым-төшем, бозлавык белән бураннар уза торган хәтәр көз һәм кыш вакытында начар һава торышы, шулай да суның иң түбән температурасы республика сулыкларында кече суднолар белән һәлакәтләр килеп чыгу куркынычлыгын арттыра. Кама елгасында (Нократ елгасының тамагына кадәр) суднолар йөзү 10 ноябрьдән ябык. Ноябрьнең 20 нән 24 нә кадәр Нократ һәм Кама елгаларында Нократ тамагыннан түбәнрәк суднолар хәрәкәтен туктату буенча эшләр башланачак.