Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 8 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут белән саксыз эш итүдән  – 2 янгын.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.

07.12.2017 ел 09.00 Казан шәһәре, Идел буе районы, Салмачи торак массивы, Үзәк районы, йорт. 

Шәхси мунчада ут чыкты. Мәйданы 12 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1961 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

07.12.2017 ел  09.01 Казан шәһәре, Идел буе районы, Комиссар Габишев урамы, ООО «Стандарт Строй». 

Төзелеш люльканың тросы өзелә. 1987 елгы ир-ат зыян күрә. Төрле тән җәрәхәтләре белән ул хастаханәгә озатыла. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International