Бүген ЦУКС оператив-дежур сменасына, Идел эчке су юллары бассейн Администрациясе диспетчерыннан, Казан шәһәре янында, Идел елгасының 1310 км майлытап ачу турында хәбәр керде.
Вакыйга урынына Баш идарәсе оператив төркеме, Зональ эзләү-коткару икенче номерлы отрядыннан коткаручылар, Татарстан Республикасы Россия эчке эшләр министрлыгының транспорт прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча экология министрлыгы җибәрелгән.
ГТХМ коткручыларның көче белән, 60 квадрат метр мәйданында, тапны абсорбент белән эшкәртү үткәрелде.
Казанны су белән тәэмин итүче су алу корылмасы елганың агымы буенча югарырак урнашкан, шуңа күрә нефть продуктларның эләгү куркынычы юк.
34 нче янгын коткару өлешендә, 8 нче ФПС отряды Татарстан Республикасы буенча хезмәткәре, Марат Ибраһимовның гаиләсе "Фрутто Няня" компаниясының конкурсында катнашты һәм "Дисней Лэнд" паркына сәфәр отты. Аларга тантаналы рәвештә Париж "Дисней Лэнд " аттракцион паркына 130 мең сумлык җиде көнлек сәяхәт сертификаты тапшырдылар.
Марат һәм Гүзәл сүзләре буенча, алар киләсе елның август-сентябрь айларында , сәфәр итергә уйлыйлар.
Янгыннар һәм кешеләр үлеме хәле районның Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге коммиссиясенең чиратсыз утырышында беренче номерлы тема булды. Берьюлы ике кеше үлү белән янгын очрагы бу утырышны үткәрер өчен сәбәп булды. Янгынга каршы хезмәтнең хезмәткәрләре социаль яклау эшчеләре белән бергә начар йөри торган кешеләр категорясен янгынннардан ничек сакларга турында фикер алышты. Башка сорау – янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының хәле булды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын.
Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең ветеранын Башаров Феликс Фуат улын хөрмәтләү бүген Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында узды. Шулай итеп, элекке хезмәттәшләр үзенең иптәшенә 70 еллыгына бүләк китерергә карар иттеләр. Эчке хезмәт полковнигы (отставкада) ТАССР ЭЭМ Дәүләт янгын сүзәтү структурасында, аннан соң 1980 елдан 2008 елга кадәр Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә эшләде. Шул ук вакытта 16 ел буе 1992 елдан 2008 елга кадәр ул Янгын сынау лабораториясенең башлыгы вазифасында эшләде.
2017 елның 29 ноябре – “Коткару эшләре” компетенциясе буенча Чемпионатның ахыргы, якты хисләр белән тулы һәм иң тамаша этабы. Конкурс биремнәрнең өченче модуле зыян күрүчене ватылган автомобильдән чыгару һәм янгын эстафетасыннан тора. Зыян күрүчене ватылган техникадан чыгару буенча бирем юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсе буларак, ватылган техника һәм зыян күрүче карап тикшерүдән, аны чыгару һәм имин урынга күчерүдән һәм беренче ярдәм күрсәтүдән тора.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 1 янгын, торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең мониторинг һәм прогнозлау бүлегенең белгече эчке хезмәт капитаны Альберт Шәрифуллин иминлек һәм кешеләрне коткару тематикасы буенча “Кыюлык йолдызнамәсе” Русия ГТХМ Бөтенрусия фестиваленең региональ этабының бүләк алучысы булган.
Кыялы рельефны астагы команда страховкасы белән кичү, сәнәгый альпинизм технологияләре ярдәме белән менү-траверс-төшү буенча мәсьәләләрдән, шулай да өемнән зыян күрүчене чыгару һәм янгынны сүндерүдән торган Чемпионатның икенче, иң бай һәм авыр көне тәмамланды. Колледж укытучылары, студентларның ата-аналары, Тәтеш шәһәренең мәктәп укучылары, барлык сынауларны карап, катнашучыларга караганда кимрәк дулкынланмаган.
Быел беренче зыян күрүче килеп чыккан инде. Ул термик пешү алган яшүсмер булган. Чираттагы петарданы яндырганда, очкын аның синтетик спорт чалбарына эләккән. Чалбар эри башлаган, 13 яшьлек үсмер уч төбе белән аны сүндерернә тырышкан. Моның нәтиҗәсе буларак, ул сул уч төбенең, уң ботның 1-2 дәрәҗәдәге термик пешүен алган.