Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада  8 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, торак секторда – 3 янгын, төрле объектларда – 3 янгын. 1кеше зыян күрде,  1 кеше һәлак булды.       

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын,  1 очракның сәбәбе ачыклана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыкты.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  11 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, коткару операциясенә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 13 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International