Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Транспорт чарада – 1 янгын, торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын.

Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  1 очракның сәбәбе ачыклана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыкты.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 4 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 12 тапкыр.

12.12.2017 ел 23.43 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 2/17 йорт.

Тугыз катлы торак йортның беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 3 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, полиция хезмәткәрләре  янгынны сүндерә һәм ике кешене коткара, 1962 елгы ир-атларны. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International