Кама елгасы аркылы Соколка — Яңа Кама Аръягы маршруты буенча тәүлек буе 3,5 тоннага кадәр массалы автотранспорт өчен рөхсәт ителгән боз кичү ачык. Мамадыш һәм Түбән Кама мөниципаль районнарының арасы 100 км кыскартыла. Җәяүлеләр шулай ук боз юлын куллана ала.