Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы КЧС ПБ планнан тыш утырышы узды

2018 елның 17 марты, шимбә

Казан шәһәрендә торак йортларда җылылык белән тәэмин итү тукталуга китергән котельная авариясе хәлен бүген ТР Гадәтттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышы вакытында фикер алышынды. ТР КЧС ПБ утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узган иде. Утырыш эшендә шулай ук ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International