ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә йөк порты һәм "Сандали" пляжы арасында кемдер батканы (2-3 кеше), ярдәм сорау тавышы ишетелгәне турында хәбәр булган. Гаилә пары халдән таеп су өчтендә калырга тырышкан: ир-ат тыны яртылаш чыккан кабартма матраска тотынып йөзә иде, хатын-кыз су остендә калырга тырышкан. ОСВОД хезмәткәрләре аларны яр буена илттеләр. 1992 елгы ир-атка һәм 1989 елгы хатын-кызга хастаханәгә салу кирәк булмаган.

Һәлак булганнарның иң зур өлеше йөзү өчен җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә коенган иде. Балаларның суда фаҗигале үлеменә ата-аналар ягыннан тиешле булмаган контроль китергән. 29 июньгә 413 кешедән торган 118 күчмә патруль төркеме корылган.

Барлыгы куллануга 3 000 пляж рөхсәт ителгән. Сезон башыннан якынча 1 400 җиһазландырылмаган пляж табылган. Коену 1 220 урында тыела. Коткаручыларның исәбендә су объектларындагы 445  туристлык маршруты тора. ГТХМ башлыгы мәдәни, спорт һәм башка чаралар чорында сулыкларның өстәмә патрульәштерүен оештырырга таләп итте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  101 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  57  тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.

Русия Федерациясе территориясендә иреклеләр хәрәкәтен үстерү, хакимият органнары, иреклеләр һәм иреклеләрнең эшен оештыручылары белән үзара хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү максатыннан "Русия иреклеләре" бердәм мәгълүмат системасы эшләп чыгарылган.

http://добровольцыроссии.рф


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Республика пляжлары буенча чираттагы турнега Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС хезмәткәрләре һәм Казан коткаручылары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Һәлакәтләр медицинасының табиблары һәм рәсми пляжларда һәр көн кизү торган Казан шәһәре ОСВОД коткаручылары белән берлектә киттеләр. Бу юлы барысы да Казанның "Түбән елга арты" пляжында ял итүчеләр белән суда батучыны коткару һәм аңа яр буенда беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең беренчел белеме буенча мастер-класс үткәрү өчен җыелды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  43  тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр.


1
июль, 2018 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 95 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 52 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр.


30
июнь, 2018 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.


29
июнь, 2018 ел
җомга

Су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең бүгенге утырышының төп соравы булды. Июньдә генә 22 кеше батып үлгән, шул исәптән өч бала. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә коену булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International