Су объектларында кешеләрнең тормыш иминлеген тәэмин итү Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең бүгенге утырышының төп соравы булды. Июньдә генә 22 кеше батып үлгән, шул исәптән өч бала. Һәлакәтләрнең төп сәбәбе җиһазландырылмаган урында исерек хәлдә коену булып тора.