Газ һәм һава катнашмасы шартлау урынында эзләү-коткару һәм авария-торгызу эшләрен үткәрү планының төп чаралары инде башкарылган.Җимерелергә торган төзелешләрне сүтәр өчен кран килгән. Һәлакәт урынына "Струна-П" диагностика комплексы килеп эшен башлаган.
Зәйдән Казанга ике зыян күрүче өчен медицина модуле белән Ми-8 вертолеты очып китте. Пациентлар ашыгыч рәвештә югары квалификацияле һәм югары технологик медицина ярдәмен алуга мохтаҗ. Бер сәгатьтә алар Республика клиник хастаханәсенең вертолет мәйданчыгына килделәр. Зыян күрүчеләрнең торышы авыр, әмма алар очышны яхшы кичергәннәр, начарлануларсыз.
Зәй шәһәрендә биш катлы торак йортның 5-нче катындагы фатирда газ шартлады. Ачык яну юк. Күрше фатирлар бозылган. Һәлак булучылар юк. Чамалана торган сәбәп буенча фатирда тартма түшәмнәрне кую буенча ремонт эшләре алып барылган иде. Подъезддан 16 кеше эвакуацияләнгән.
Бүген, 22 июнь көнне, илебездә Кайгы һәм Хәтер көне билгеләп үтелә. Бу көнне немец гаскәрләре, сугыш игълан итеп тормыйча СССР территориясенә бәреп керделәр. 1996 елда Россия Федерациясенең президенты боерыгы белән Истәлекле көн игълан ителде. Бөтен илдә митинглар һәм акцияләр үтте.
112 ашагыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Казанда, Ферма-2 урамында, 53 номерлы йортка якын, агачлар арасында 2011 е.т. малайның аягы кадалуы турында хәбәр керде. Кадалган аягын мөстәкыйль чыгара алмадылар. ЗПСО 2 номерлы дежур сменасының коткаручылар урынга килүгә кул хезмәте гидравлик авария-коткару инструменты ярдәмендә малайны коткардылар һәм табибларга тапшырдылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында –3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.
Язгы-җәйге чорында бакча участокларында янгыннар килеп чыккан очраклары еш була. Республиканың бакча өйләрендә булган ягыннар агымдагы елда өч кешенең гомерен алып китте. 2018 елның 20 июнь көнне «Дача» операциясе кысыларында Югары Ослан муниципаль районы буенча прфилактик эшләр һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең дознавателе Сергей Григорьев Яр буе-Морквашы авыл җирлегенең бакчалары буенча профилактик рейд үткәрде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 35 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.
Бүген Россия ГТХМ кинология хезмәтенә 22 ел тула. 1996 елда «Центроспас» эзләү кинология хезмәтенең отряды оештыру турында боерык имзаланган.
Кинолог һәм аның эте бер-берсен ярым сүздән аңлыйлар. Этләрнең бурычы - гомерләрне коткару, ә кинологның бурычы – этләрне катлаулы, экстремаль шартларда эшләргә өйрәтү. Россия ГТХМ этләре тауларда хәрәкәт итәргә, вертолётларда очарга һәм зыян күрүчеләрне кеше керә алмаган җирләрдә эзләргә тиеш.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 105 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 61 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 янгын, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортта – 3 янгын, гаражда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын, машинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.