27-нче май вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндергән, шул исәптән: шәхси йортларда-2 янгын, мунчаларда һәм саунахларда – 4 янгын, бакча йортларында – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 2 янгын, авто – 1 янгын, башка объектларда – 4 янгын. 1 кеше зыян күрде.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 8 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 4 тапкыр, башка сәбәпләр – 1 тапкыр.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 3 тапкыр.
ИЯХ бүлекләре эше 3 тапкыр җәлеп ителде.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән: ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, суда эзләү эшләренә - 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә-9 тапкыр.
Янгыннар
27.05.2019, 08.57 Биектау районы, Инеш поселогы, Муса Җәлил урамы, йорт.
Пландагы 15х4 метрлы керамзит блоклардан бер катлы гараж һәм мунча яну. Янгын мәйданы 60 кв.метр. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Су объектларындагы һәлакәтләр
27.05.2019, 08.00 Казан шәһәре, Идел буе районы, Идел елгасы, Иске Победилово торак массивы янында.
Ярдан 20 м ераклыкта, 9 м тирәнлектә батып үлгән кешенең гәүдәсен водолаз төркеме тапкан, судан чыгарылган һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырылган. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.
27.05.2019, 12.00, Минзәлә МР, Ык елгасы, Иске Александровка авылы янында.
Пландагы 15х4 метрлы керамзит блоклардан төзелгән бер катлы гараж һәм мунча яну. Янгын мәйданы 60 кв.метр. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.