ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

Яңа ел һәм раштуа бәйрәмнәре алдыннан Дәүләт янгын күзәтчелеге балалар күп була торган объектларда күзәтү-профилактик чаралар үткәрелә.

Болактагы Яшьләр театрында ГТХМ хезмәткәрләренең балаларын Яңа Ел кәефе, сюрпризлар һәм күп шатлык көтте. Ә Яңа ел могҗизасы сыйфатында балаларга әкияти спектакль һәм ГТХМның «112 ашыгыч хезмәтләрен чакыру» номеры белән кул беләзекләре бүләк иттеләр.

26-нчы декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда һәм ишегалды корылмаларында-2 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Янгынга каршы пропаганда алып баруда иң зур нәтиҗәгә ирешү максатыннан Азнакай районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары «БИЯХ» АҖ Азнакай участогы хезмәткәрләре белән берлектә Яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары әгъзалары белән даими рәвештә дәресләр үткәрәләр.

2019 елның 20 декабреннән Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

25-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-1 янгын, башка объектлар-8 янгын, авыл хуҗалыгы биналары-1 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

27 нче декабрь - Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ветераннары һәм шәхси составына Россия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы эчке хезмәт генерал – лейтенанты Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга хезмәтнең икенче отряд идарәсенең актлар залында узган традицион декабрь киңәшмәсе шундый үзенчәлекле эстафета белән характерланды. Узган ел өчен оператив-хезмәт эшчәнлегенә бәя бирергә һәм киләсе елга төп эш юнәлешләрен билгеләргә Әлмәттә республиканың бөтен көньяк-көнчыгышыннан бүлек вәкилләре җыелды.

Яшел Үзән районы хакимиятендә ел саен Яңа ел алдыннан хәйрия акциясе үткәрелә. Яшел Үзән балаларының теләкләре белән бизәлгән чыршыны конференцияләр залында урнаштыралар.

24-нче декабрь вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда һәм каралтыда-4 янгын. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International