Машина бозда: аек акылга һәм ун еллык тыюга карамастан!

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Спас муниципаль районында урнашкан «ОКА» җиңел автомобилендә Куйбышев сусаклагычының юка бозына чыгарга карар кылган 1980 елгы ир-ат 4,5 мең сумга штрафка тартылган. Mашина йөртүче нәрсәгә исәп тоткан? Автотранспортның Татарстанда бозга чыгуы ун елдан артык тыелган. Моннан тыш, ул үзе белән бергә тагын ике иптәшен эләктергән.

Чакыруга һава мендәрендәге суднода ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең КСДИ Үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык бүлеге инспекторлары юл тотты. Алар автомобильне бозда таптылар. КСДИ хезмәткәрләре транспорт чарасын ярга кадәр озата барды һәм тәртип бозучыларны полиция һәм Балык күзәтчелеге хезмәткәрләре кулына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International