Дәүләт Советы ”Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы турында" закон кабул итте

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә, ул анда Дәүләт Советы утырышында катнашты, утырышта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү чаралары каралды. Парламентарийларга закон проектын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин тәкъдим итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасында мондый закон юк иде, чөнки гражданнар оборонасы өлкәсендәге законнарны җайга салу бары тик федераль ведомстволар вәкаләтләре генә иде. «Гражданнар оборонасы турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 1 маендагы 84-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әлеге вәкаләтләр Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына бирелде.

Тәкъдим ителә торган закон проекты гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының вәкаләтләрен билгели.

Дәүләт Советы тәкъдим ителгән закон проектын тулаем кабул итте.

Фото: ТР Дәүләт Советы

http://gossov.tatarstan.ru/rus/pressa/photoreport/photoreport/194.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International