Янгын куркынычсызлыгы буенча «Неопалимая Купина» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының соңгы этабы тәмамланды. Ул менә дигән яңалык белән тәмамланды – җиңү безнең республиканың Сарман районы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга елмайды.
14-нче гыйнвар вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 7 янгын, башка объектлар - 2 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 11 кеше һәлак коткарылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Хач ману бәйрәме уңаеннан коену урыннарында боз калынлыгын тикшерә башладылар.
Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды базасында янгын бүлекчәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышлар тәмамланды. Аларда һәр командадан 4 кеше катнашкан. Командалар вәкилләре башта теоретик өлештә белемнәрен күрсәттеләр, хезмәтне саклау, тактик, техник һәм медицина әзерлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң, практик өлештә автомобиль транспортында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча командаларда катнашучыларның күнекмәләренә бәя бирелде.
18-19 нчы гыйнвар төнендә православие дөньясы Хач ману яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә. Хокук тәртибен һәм су коенуларының куркынычсызлыгын полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк.
13-нче гыйнвар вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 11 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда – 8 янгын. Һәлак булучылар юк, зыян күрүчеләр юк. 11 кеше коткарылган.
Яшел Үзән районында барлыгы 8 купель җиһазланачак, анда барлык теләүчеләр дә килә алачак. Барлык урыннар да водолазлар тарафыннан, һәм КСДИ хезмәткәрләре тарафыннан куркынычсызлык предметына (калынлыкның норматив таләпләренә туры килүе, боз структурасы, яктырту, коймалар һ.б.) тикшереләчәк. Бәйрәм су коенулары вакытында урыннарда ГТХМ, полиция, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре кизү торачак.
12-нче гыйнвар вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 10 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак секторда-5 янгын, транспорт чаралары - 1 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар-1 янгын, башка объектлар-3 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган
Янгын сүндерү һәм коткару отрядының хезмәткәрләре кешеләрне куркынычлык турында кисәтергә, саклык чаралары турында искәртергә – шундый максат белән Яшел Үзән муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары һәм Октябрьский поселогының торак секторы буенча профилактик рейдлар оештырдылар.
9-нчы гыйнвар вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак биналарда һәм каралты-каралтыда-5 янгын. 2 кеше һәлак булды.