Хөрмәтле коллегалар, кадерле ветераннар!
Ел саен 1 мартта Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы тарафыннан оештырылган Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән хезмәттәшлек дәверендә бәла-казаларны һәм һәлакәтләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә халыкара эшчәнлекне ныгыту, шул исәптән халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә яңа методлар һәм технологияләр кертү, чит илләрдә гуманитар операцияләр уздыру, БГОК әгъзалары булган илләрнең коткару хезмәтләренең кадрлар потенциалын камилләштерү буенча зур эш башкарылды.
Безнең бердәм эшебезнең төп нәтиҗәсе-коткару эшләре, бөтен дөнья буенча гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр саны кимү, бәла-казаларга һәм һәлакәтләргә каршы торучанлыкны арттыру.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкара аренада оешмалар һәм гадәттән тыш хезмәтләр белән хезмәттәшлекне ныгыту буенча көчләрне арттырыр дип ышанам.
Барлык ветераннарны һәм Россия ГТХМ коллективын Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телим.
Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры генерал-полковник
Е. Н. Зиничев