Алабуга районында янгында 2 кеше һәлак булды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Алабуга муниципаль районының Иске Юраш авылында 1930 елда туган әби һәм 1933 елда туган бабай янгында һәлак булдылар. Янгынчылар чакыру урынына инде биш минуттан соң ук килеп җитәләр, ләкин соң хәбәр итү сәбәпле, ут тулысынча торак йортны һәм каралты-кураларны колачлый.

Янгын нәтиҗәсендә 353 кв. м мәйданда торак йорт, гараж, мунча, өч сарай, МТЗ-80 тракторы янды.

Янгынның сәбәбе-көнкүреш электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Янгын үсешенә ярдәм итүче шарт булып соң хәбәр булды.

Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә РГХС – 31 кеше һәм 9 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан - 15 кеше һәм 5 берәмлек техника тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International