ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2024 ел
якшәмбе

“Мирас” спорт комплексында Әлмәт шәһәренең төрле оешмалары ветераннары арасында ярышлар узды. Ярышларның төп максаты - пенсионерлар арасында йөзүне популярлаштыру, ветераннарның сәламәтлеген ныгыту һәм актив ял оештыру.


20
апрель, 2024 ел
шимбә

Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлекчәсе хезмәткәрләре урман янгыннары килеп чыгу куркынычы янаган объектларда су белән тәэмин итү чыганакларын тикшерделәр. Аерым алганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре СНТ Крутушка 2 һәм СНТ Кактус 74 территориясендә профилактик визитлар белән булганнар.


19
апрель, 2024 ел
җомга

Совет янгын сагы көне уңаеннан «Татарстан Республикасы буенча ГПС ФПС килешү бүлекчәләре идарәсе» ФДБУнең Яр Чаллы филиалы ГПС отрядында тантаналы чаралар узды.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 29 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында - 3 янгын.Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Камада И.Х.Садыйков исемендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Неопалимая Купина» янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗаты конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Янгын сагының 375 яшьлек юбилее уңаеннан әлеге конкурс тагын да югарырак баскычка күтәрелде.

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 67 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 16 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында - 6 янгын.Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Янгын куркынычы янаган сезонга әзерлеге турында бүген республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшне оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Садыков сөйләде. Үз чыгышын ул республика территориясендәге янгыннар белән бәйле вәзгыятьтән башлады.

Россия янгын сагының 375 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы янгын саклау музеенда Татарстан Республикасында агитация-пропаганда бүлекчәсен булдыру һәм торгызуга багышланган экспозиция ачылды.


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре электрон мактау тактасына кертү өчен 32 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде, алар арасында Татарстан Республикасы 2 нче классы дәүләт киңәшчесе Ведехина Диана Айдаровна, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының перспектив үсеш бүлеге башлыгы.

Бүген Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте. Анда залда республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре, онлайн режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International