Ашлык җыю эшләрен башкарганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү авыл хуҗалыгы техникасы янгынына яки бөртекле культуралар кырында кайгылы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип уйлаучылар әз.
Авыл хуҗалыгы эшләре чорында янгыннарны кисәтү максатларында Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтенең Чистай отрядының Корноухово авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының «Зюзино» агрофирмасы механизаторлары белән печән чабу вакытында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Агрофирма хезмәткәрләренә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запастагы җирләрдә коры үлән үсемлекләрен, камылларны, камыл калдыкларын яндыруны, кырларда учак ягуны тыю турында искәрттеләр. Техника янган очракта эш итү тәртибен, ут белән эш иткәндә сак булуны һәм махсус җиһазландырылган урыннардан тыш тәмәке тартуны булдырмауны искәрттеләр.
Әңгәмә тәмамлангач, механизаторларга янгынга каршы тематикага белешмәләр тапшырылды.