2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. 2003 елда Мексикада дөнья илләренең сәяси конференциясендә БМОның «Коррупциягә каршы Конвенция» дигән мөһим рәсми документларына кул кую өчен ачыла. Конвенциягә кул кую 2003 елның 9 декабрендә гамәлгә ашырылды
2021 ел, 8-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 8 янгынны сүндергән.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 5 тапкыр.
Бүген Әлмәт районында Р-239 «Казан-Оренбург» автомобиль юлының 256 километрында мобиль туклану һәм җылыту пунктын ачу буенча тренировка узды. Бу пунктлар, нигездә, озак вакытка сузылган заторга эләккән кешеләр өчен кирәкле шартлар тудыру өчен билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 08.12.20021 ел, № 1194 карарына кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Һава температурасы түбәнәю нәтиҗәсендә республика сулыкларында боз калынлыгын формалаштыру процессы активлашты. Сулыклар (күлләр, буалар, кече һәм эре елгалар) боз белән капланды, зур елгаларда үзән өлешендә эрегән урыннар, начар боз (һава торышы һәм явым-төшемнәр аркасында) бар.
Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалы федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре командалары арасында волейбол беренчелеге тәмамланды.
2021 ел, 7-нче декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 6 янгынны сүндергән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән-4 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.
Арча районында «Игелекле ихтыяр кешесе» Бөтенроссия балалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү һәм Татарстан Республикасы БИЯҖ ТРБ ирекле янгын сүндерү бүлекчәләренә 3 ирекле янгын сүндерүчеләр экипировкасы, Биектау мотопомпасы һәм мобиль янгын сүндерү посты тапшырылды. Көн программасы бик бай булды. Барысы да тантаналы һәм бәйрәм шартларында узды.
2021 ел, 6-нчы декабрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Түбән Кама федераль янгынга каршы хезмәтнең 92 нче отрядының янгын-коткару бүлеге командиры Леонид Советников өченче тапкыр «ДЯХ ФЯХ шартнамәчел бүлекчәләренең иң яхшы хезмәткәре»Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче дип табылды.