Традицион азык-төлек җыелмалары, төсле открыткалар, акчалата премияләр белән һәм, иң мөһиме, Бөек Җиңү бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлау сүзләре белән Яшел Үзән янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең хөрмәтле ветераны Вәлиулла Хафиз улы Хафизовка килделәр.
2022 ел, 5 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 14 янгынны сүндергән.
Хәзер Татарстан Республикасында берничә мең мәҗбүри күченүче яши инде. Яшел үзән дә искәрмә түгел. "Васильевский" шифаханәсе администрациясе күченүчеләргә уңайлы номерлар бирде. Хәзерге вакытта аларга санаторий хезмәткәрләре кирәкле ярдәмне күрсәтә.
2022 ел, 4 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 63 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 32 янгынны сүндергән.
Бүген Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча ГО һәм ГХ укыту-методик үзәге хезмәткәрләре төрле яшьтәге балалар өчен уенчыклар алып килделәр.
Россия ГТХМ ярдәме белән вдпо.рф порталында Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте 130 еллыгына багышланган Бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Онлайн-квестта шәхси яки команда форматында (2-5 кеше) яшенә һәм регионына карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.
2022 ел, 3 нче май вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 49 янгынны сүндергән.
Бүген Лаеш районында янгынга каршы махсус режим бозучыларны пилотсыз авиация ярдәмендә тотканнар. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының мондый катгый һәм тәвәккәл адымын янгыннар белән бәйле оператив хәл этәрде.
Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны Бүген Җиңү паркында Россия янгын сүндерү хезмәте көне уңаеннан зур бәйрәм оештырды. Төрле техника күргәзмәсе, дистәләгән төрле балалар конкурслары, бәйрәм концерты, янгын сүндерүчеләрнең хәрби таралышы буенча тамаша ярышлары, кыр кухнясы һәм саклагыч кирәк – яраклар күрсәтү-болар барысы да һөнәри бәйрәмгә әверелде.
Россия янгынчылыгының 373 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль стела янында тантаналы митинг узды.