Татарстанда янгынга каршы махсус режим бозучыларны "канатлы инспектор" күзәтә

2022 елның 1 мае, якшәмбе

    Бүген Лаеш районында янгынга каршы махсус режим бозучыларны пилотсыз авиация ярдәмендә тотканнар. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларының мондый катгый һәм тәвәккәл адымын янгыннар белән бәйле оператив хәл этәрде. 
    Исегезгә төшерәбез, 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу вакытта учак ягу, республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыру, шулай ук ачык утта (учак, мангал), торак пунктларда, урман кишәрлекләре белән чиктәш бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә азык әзерләү тыела.
    Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф суммасы: гражданнарга-2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.
    Шулай ук югарыда күрсәтелгән исемлеккә эләкмәгән объектларга һәм территорияләргә, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә көн саен рейдлар үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International