2022 ел, 5 нче октябрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Уку елы вакытында ата - аналарның төп бурычы-баланың өйдәге куркынычсыз уку процессын оештыру. Балагыз белән көнкүреш электр приборларын һәм компьютер техникасын куллану кагыйдәләрен кабатларга кирәк.
2022 ел, 4 нче октябрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 12 янгынны сүндергән.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында Россия Гражданнар оборонасының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
3 октябрьдә 14.55 Иске Элмәле авылы янында янгын турында хәбәр керде. Чирмешән районы, Татарстан.
«Чекурское» ирекле янгын командасының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә торак йорт янып бетүдән котылып кала. 3 октябрьдә 114 янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Чүпрәле районы, Түбән Чәке авылы, Тынычлык урамы, шәхси бер катлы йорт адресы буенча чатыр бинасы яну турында хәбәр килде.
2022 ел, 3 нче октябрь вакыйгалары
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 24 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 7 янгынны сүндергән.
Хөрмәтле гражданнар оборонасы җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының меңләгән коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Гражданнар оборонасы системасының 90 еллыгы белән котлыйм!
Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле ветераннар!
Бүген без министрлык тарихында иң истәлекле даталарның берсен – Гражданнар оборонасы оешуга 90 ел тулуны билгеләп үтәбез!
Кораллы каршылык вакытында гражданнарны яклау кешелек тарихында иң мөһим бурычларның берсе булды. Тарихчылар исәпләп чыгарганча, соңгы биш мең ел эчендә планетада 15 меңгә якын сугыш булган, аларда өч миллиардтан артык кеше үлгән. Ә тарихта кешелек нибары 292 ел кораллы конфликтларсыз яшәгән.