Данлы юбилей уңаеннан гражданнар оборонасы белгечләренә лаеклы бүләкләр

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

    Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең актлар залында Россия Гражданнар оборонасының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасында баш идарә башлыгы, мөхтәрәм кунаклар, Гражданнар оборонасы системасы ветераннары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ шәхси составы катнашты.
    Тантананың башы «Россия Гражданнар оборонасына 90 ел» видеофильмы булды. 
    Аннан соң бәйрәм трибунасыннан ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин барлык катнашучыларны данлы дата – Россия Гражданнар оборонасының 90 еллыгы белән котлады.
    Чараны хезмәткәрләрнең иҗади номерлары белән бәйрәм концерты дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International