Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә  12  тапкыр, ялган чакырулар буенча 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында  – 1 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.  1 кеше зыян күрде.

Сәбәпләре:  ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3  тапкыр, эзләү эшләрнә – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

22.05.2017 ел 06.28 Казан шәһәре, Хоровод урамы, 39 нчы йорт.

Төзелеш вагонында ут чыкты. Мәйданы 8 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1971 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастахәнәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе - мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International