Кайбыч янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре Янгын сүндерү хезмәте хөрмәтенә бәйрәм оештырганнар

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Бәйрәмнең төп кунаклары – Кайбыч муниципаль районы мәктәпләренең укучылары һәм янгынга каршы хезмәт ветераннары. Иртә таңнан Балалар сәнгате мәктәбе алдында мәйданда районның ашыгыч хезмәтләренең техникасы һәм махсус җиһазлары күргәзмәсе оештырылган иде. Районда нинди дә булса гадәттән тыш хәлләргә һәм һәлакәтләргә җавап итәргә әзер булган бөтен көчләр һәм чаралар күрсәтелгән: янгын сүндерү автоцистерналары, махсус авария-коткару җиһазлары, медицина ярдәме һәм ГИБДД автомобильләре, шулай да газ хезмәте һәм электр челтәрләре авария бригадаларының кизү техникасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International