Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 30 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. ДТПга –4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, төрекөмешне җыю буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
24.06.2016 ел 15.54 Яр Чаллы шәһәре, Орловка бистәсе, Үзәк урамы, дом №31.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 84 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1964 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.