2016 елның 24 нче августында сәгать 1.38 дә Казан шәһәре Киров районында “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП территориясендә бер катлы кирпеч бинада янгын турында мәгълүмат килгән.
Янгын урынына Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең (режимлы объектларны саклау буенча) 35 нче Махсус идарәсенең бүлекләре чыккан. Бина эчендә агач тәрәзә уемнарының локаль януы булган иде. Сәгать 2.01 дә янгын локальләштерелгән, сәгать 2.07 дә ачык яну бетерелгән. Янгын мәйданы 100 кв. м тәшкил иткән. Урында 5 янгын сүндерү автоцистернасы һәм Махсус идарәнең 25 кешесе эшләгән иде.
Үлүче һәм зыян күрүче юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана бара.