Коену өчен җайландырылмаган сулыкларда гражданнар коенган очракта җирле үзидарә вәкилләре 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр штраф килеш административ җәза салырга хаклы. Бу йогынты чарасы практикада Татарстан Республикасы Административ җинаятьләр кодексының 3.10 статьясына туры китереп инде кулланыла. Шимбә көне су объектларында иминлек бүлеге инспекторлары полиция, ОСВОД һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре белән бергә үткәрелгән рейдта моның турында “кыргый” пляжларда ял иткән казанлыларны кисәттеләр.