Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үлләне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 19 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 13 тапкыр, ДТПга  – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр.  

11.04.2016 ел 16.04 Бөгелмә МР, Бөгелмә шәһәре, Ленин урамы, 4 нче йорт.

Тугыз катлы торак йортның подъезында электр щитта ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1936 елгы хатын-кызны коткара. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International