Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 80 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, кипкән үлләне сүндерүгә – 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 11 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, балыкчыны коткару буенча – 1 тапкыр.
10.04.2016 ел 17.46 Түбән кама шәһәре, Гагарина урамы, 37 нче йорт.
Биш катлы торак йортта икенче каттагы фатирда ут чыга. 1 кв.метр мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1941 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
10.04.2016 ел 20.40 Кукмара шәһәр тибындагы поселок, Ворошилова урамы, 1 нче йорт.
Бер катлы кулланышта булмаган кирпеч бинада ут чыга. Мәйданы 100 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ир-ат мәетен табалар (шәхесе билгеләнә). Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.