Янгын сүндерү музеена экскурсия

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Янгын сүндерү хезмәтенең елына оештырылган чараларны үткәрү нигезендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Саба отрядының Лесхоз авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Лесхоз урта белем бирү мәктәбенең укучылары өчен Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте музеена экскурсия оештырганнар. Бу янгын сүндерү хезмәте үсешенең тарихын өйрәнер һәм куркынычсызлык өлкәсендә кирәкле белемнәр алыр өчен уникаль үзәк. Музей 1978 елда корылган. Уникаль экспозиция биш музейның биш залында урнашкан. Музей мөһим мәгърифәтче эш алып бара: янгын сүндерүчеләренең героик хезмәте турында сөйли һәм шул ук вакытта янгын килеп чыкканда тәртип кагыйдәләренә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International