Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 9 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут эшләрен алып барган  вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 9 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча  – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International