Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.     

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ДТПга  – 1 тапкыр, балыкчыларны эзләү буенча – 2 тапкыр, балалрны коткару буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр.  

05.04.2016 ел 06.05 Минзәлә МР, Яңа Мәлки авылы, Ик елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1957 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – яз вакытларында су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

05.04.2016 ел 17.53 Түбән Кама МР, Кызыл Ачкыч поселыгы, Кама елгасы.

ОСВОД коткаручылары боз өстендә утырган ике малайны(1994 елгы һәм 1999 елгы) коткарып ярга чыгардылар. Фаҗиганең сәбәбе – яз вакытларында су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International