Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәтнең махсус бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча XXVII Бөтенроссия ярышларының беренче төр нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербургның 50 нче махсус идарәнең төркеме, турнирның күптәнге фавориты, лидерлыкка чыккан. Казанны вәкил итүче 35 нче махсус идарә төркеме әлегә гомуми нәтиҗәдә икенче урында. Мәскәү, Саров, Новоуральск, Яңа Чабаксар, Заречный, Пермь, Казан, Түбән Новгород, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Воткинск һәм Межгорьены вәкил итә торган Русия ГТХМ Федераль янгынга каршы хезмәт махсус идарәләренең иң көчле 12 төркеме стартка чыккан.
Ачылу тантанасы вакытында ярашларда катнашучыларны Русия ГТХМ үзәк аппарат вәкиле, Русия ГТХМ Махсус янгын сүндерү хезмәте идарәсенең 1 нче бүлек башлыгы эчке хезмәт полковнигы Александр Терентьев сәламләде. Ачылуда, хөрмәтле кунаклар буларак, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин, “Туполев” ААҖ генераль директоры Николай Савицких, Казан дәүләт казна дары заводы генераль директоры Хәлил Гиниятов, махсус идарәләрнең җитәкчеләре, гамәли янгын сүндерү спорт ветераннары булган иде.