Яр Чаллыда янгын сүндерүчеләр юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә күнекте

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча ОФПС-15 нең 55 нче янгын сүндерү бүлеге территориясендә ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд һәм ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 4 нче отряд бүлекләре арасында юл-транспорт һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә авария-коткару эшләрен үткәрү буенча гадәттәгечә ярышлар узды. Ярышларда унбер төркем катнашкан. Катнашучыларны отряд башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов сәламләгән. Беренче урынны 4 нче отрядның 41 нче янгын сүндерү бүлегенең төркеме алган, икенче урынны 15 нче отрядның 89 нчы янгын сүндерү бүлегенең төркеме алган һәм 15 нче отрядның 55 нче янгын сүндерү бүлегенең төркеме өченче урынны алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International