Түбән Камада “ТАНЕКО” АҖ территориясендә тагын бер янгын сүндерү бүлеге сафка кертелгән

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе боерыгы белән “ТАНЕКО” АҖ территориясендә нефть эшкәртү оешмасының сәнәгый объектларын саклау буенча штатта булган 54 кеше белән 93 нче янгын сүндерү бүлеге оештырылган. Оешманың җитештерүендә бик күп шартлаучан һәм янучан матдәләр кулланыла. Алар янгынга каршы саклауны оештыруда һәм тәэмин итүдә аерым игътибар таләп итә, шуңа күрә яңа янгын сүндерү бүлеген корырга кирәге чыккан. Янгын сүндерү депо бинасын төзегәндә бөтен заманча технология эшләре исәпкә алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International