Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе йортының актлар залында Татарстан башкаласының югары белем йортларының өч төркеме җыелды. Конкурста катнашырга теләкләрен өч Казан вузларының студентлары белдергән. Барлыгы 9 катнашучы, һәр төркемдә өчәр кеше. Беренче этап беренче ярдәм күрсәтү һәм психологик булышу сораулары буенча тест формасында үтте. Икътисад, идарә һәм хокук институтының төркеме иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Икенче урынны Казан (Идел буе) федераль университетының җыелма төркеме алган. А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының студентлары өченче булган.
Ярышларның киләсе этабына беренче этапта беренче һәм икенче урынны алган төркемнәр барачак. Алар быел майда “Комплекс куркынычсызлык-2016” халыкара күргәзмәсенең нигезендә “Кеше факторы” ярышларында чыгачак.